Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.09.2023, 17:47

Казанның Генераль планына ел ахырына кадәр расланачак үзгәрешләр кертелә

Бу шәһәр территориясендә актив төзелеш, законнар һәм башка факторлар белән бәйле

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Казанның Генераль планына йөздән артык үзгәреш кертергә планлаштыралар. Бу территорияләр чикләренә, функциональ зоналарга һәм башка параметрларга кагылачак локаль төзәтмәләр. Шулай ук метрополитен үсешенең өч яңа юнәлеше тәкъдим ителде. Яңалыклар ел ахырына кадәр расланыр дип көтелә.

«Без катгый рәвештә әйтә алабыз, Генераль план начараймый. Төрле дәрәҗәдәге шәһәр төзелеше документациясенең үзгәрүенә бәйле рәвештә ихтыяҗ бар. Үзгәрешләр Генплан исәпләрен дә, күрсәткечләрен дә принципиаль үзгәртми», - дип аңлатты Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова.

Үзгәрешләр ни өчен кертелә?

Исегезгә төшерәбез, 2040 елга кадәр ТР башкаласының генераль планын 2020 елның февралендә Казан шәһәр Думасы сессиясендә кабул иттеләр. Әмма шул вакыттан бирле шәһәрдә зур күләмле проектлар барлыкка килде, алар арасында Вознесение тракты төзелеше, Камал исемендәге театрның яңа бинасы һ.б. Шул ук вакытта гамәлдәге кануннарда үзгәрешләр булды.

«Россия Федерациясенең территориаль планлаштыру схемаларында да үзгәрешләр кертелде, Татарстан Республикасының территориаль планлаштыру схемаларында да яңа төбәк объектлары барлыкка килде. Шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары алыштырылды», - дип билгеләп үтте Анастасия Латыйпова.

Аның сүзләренә караганда, әгәр Казан киләчәктә дә шулай ук актив үсүен дәвам итсә, яңа үзгәрешләр кертү ихтыяҗы инде берничә елдан барлыкка килергә мөмкин.

Генпланда нәрсә үзгәрәчәк?

Үзгәрешләрнең бер өлеше җирле, төбәк һәм федераль мәгънәдәге объектларны урнаштыру белән бәйле. Мәсәлән, Гаврилов урамындагы Казансу утраучыклары аша күпер җирле әһәмияттәге объект булып санала. Монда махсус сакланылучы табигать территориясе, корылма кирәклеге юкка чыккан. Шулай ук элегрәк Гаврилов урамында күп катлы торак төзелеше территориясе билгеләнгән иде. Хәзер рекреацион зона урнаштырылган.

Камал исемендәге театрның яңа бинасы өчен функциональ зона билгеләнде, ә Сибгат Хәким урамында региональ әһәмияттәге объект – күпфункцияле үзәк барлыкка киләчәк. «Казан» гаилә үзәге янындагы территорияне парк зонасы буларак беркетәләр.

«Статусы төшкән берничә юл бар, шуңа күрә генераль планнан чыгарылалар, – дип билгеләп үтте спикер. - Мәсәлән, «Спорт» паркы. Әгәр монда гомумшәһәр юлы салсаң, ул киселеп калачак һәм җитди магистраль аша актив үзләштерелә һәм төзелә торган җирле территориядә яшәүчеләрдән аерылачак. Бу дөрес түгел. Шуңа күрә шәһәр юллары бу парктан югарырак планлаштырылган, монда җирле юл калачак».

Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, шулай ук гамәлдәге юллар буенча территорияләрне планлаштыру проектлары да бар, алар буенча эш документларында төгәлләштерүләр булган. Шуңа бәйле рәвештә, чишелешләрнең кайда өстәлүе һәм бетерелүе турында берничә тәкъдим бар.

Метрополитенның нинди яңа юнәлешләре барлыкка киләчәк?

Өч юнәлеш өстәлә. Аларның берсе Порт урамына бара. Исегезгә төшерәбез, биредә 287 гектар мәйданлы территорияне реновацияләү планлаштырыла. Проект 10 ел эчендә тулысынча гамәлгә ашырылыр дип көтелә.

1,5 млн кв.м торак һәм 1,3 млн кв.м административ һәм коммерцияле биналар барлыкка киләчәк. Яшелләндерү һәм төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләре проектлана торган территориянең кимендә 25% ын биләячәк һәм 72 га тәшкил итәчәк, шул исәптән 12 км озынлыктагы яр буе төзекләндереләчәк.

Шуңа күрә бу урын күп санлы кешеләрне җәлеп итү үзәге булачак һәм транспорт белән барып җитү мөмкинлеген үстерү зарурлыгы туа.

Метрополитенның тагын бер тармагы – Республика клиник хастаханәсе ягына, ә өченчесе Көеккә сузыла. Мондый тәкъдим республиканың Пространстволы планлаштыру институтыннан килде.

«Станцияләр нәкъ менә монда булачак дип әйтә алмыйбыз, бу бары тик без Генпланга салган һәм аларда үсеш алу мөмкинлеге биргән юнәлешләр генә», – дип ассызыклады Анастасия Латыйпова.

Җәмәгать фикер алышулары кайчан узачак?

Казан Генпланына үзгәрешләр кертү проекты буенча җәмәгать фикер алышулары 31 нче августта старт алды һәм 28 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аларга теләүчеләр кушыла ала. Тәкъдимнәрне читтән торып электрон рәвештә дә, Груздев урамы, 5 адресы буенча мөрәҗәгать итеп тә әйтергә мөмкин.

«Генераль планга кертелүче үзгәрешләр нигезләнгән. Алар барысы да шәһәр төзелеше проект документлары нигезендә килештерелгән», - дип кисәтте Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары.

Үзгәрешләрне раслау буенча ахыргы карар Казан шәһәр Думасында калачак.

Барлык яңалыклар