В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашачылар алдында ТР Дәүләт камера хоры һәм София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры чыгыш ясады.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче апрель). Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән «Рәхмәт, йөрәк!» дигән хәйрия концерты узды. Чараны «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге һәм Казан шәһәр Думасы депутаты Ләйлә Гарифуллина оештырды.
Тамашачылар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре, Әфганстанда, Чечняда, Сүриядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, Хәрби-патриотик белем бирү үзәгенең – А.И.Чехов исемендәге 67 нче мәктәп һәм Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе кадетлары, шулай ук шәһәр ветераннары оешмасы һәм депутатлар булды.
Концерт программасы шәһәр Мэры, «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе секретаре Илсур Метшинның видео сәламләве белән ачылды. «Бүген бу залда Ватанны саклаучыларның хатыннары, әниләре, туганнары, Бөек Ватаныбыз өчен мәхәббәт, бурыч һәм җаваплылык хисе берләштергән кешеләр җыелды. Һәм сез безнең ярдәмне һәм кайгыртуны тойсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз», - диде ул.
Тамашачылар алдында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры һәм София Гобәйдуллина заманча музыка үзәге оркестры чыгыш ясады. Сәхнәгә шулай ук республиканың башка сәнгать эшлеклеләре дә күтәрелде.
Тамашага билетларны депутатлар һәм «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге активы сатып алды.
Концерттан соң РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Казан Мэрына рәхмәт белдерде. «Махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләре өчен гаҗәеп, якты, искитмәле хәйрия кичәсе! Искиткеч программа, талантлы башкаручылар, рәхмәтле тамашачылар», - диде ул.
Бу инде махсус хәрби операциягә теләктәшлек күрсәтү йөзеннән Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залында узган икенче хәйрия концерты. Узган ел акчалар Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләргә җибәрелде.