әгазьләрне Заманча сәнгать галереясендә Карл Маркс ур., 57 адресы буенча кабул итәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе март ахырында Егор Плотниковның «Уянуга бер минут кала» шәхси проектын тәкъдим итәргә әзерләнә.
Егор Плотниковның папье-машедан ясаган йоклый торган тамашачының зур фигурасы күргәзмәнең төп экспонаты булачак. Скульптура эшләнәчәк материал – чиста һәм файдаланылган гадәти офис кәгазьләре. Шуңа күрә галерея шәһәр халкын сәнгатькә үз өлешләрен кертергә – кәгазь алып килергә чакыра. Ике килограммнан артык макулатура алып килүчеләргә Егор Плотников күргәзмәсенә бушлай билет вәгъдә итәләр.
Кәгазьләрне Заманча сәнгать галереясендә эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Карл Маркс ур., 57 адресы буенча кабул итәләр. Тапшырганда, музей хезмәткәренә үзеңнең фамилияңне һәм телефон номерыңны атарга кирәк. Күргәзмәне ачу тантанасыннан соң, кассада билет алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итәләр Галереянең инстаграм-аккаунтында.