В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә тукыма экспонатлары, графика, рәсем сәнгате, фотография, керамика һәм реди-мейд тәкъдим ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Кунакларга арт-объектлар, космос тематикасы буенча әсәрләр сериясе, тукыма экспонатлары, графика, рәсем сәнгате, фотография, керамика, реди-мейд, видео һәм инсталляцияләр күрсәтеләчәк.
Күргәзмә ачылышына 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр керү ирекле. Ул 14 нче майга кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.
Проект Россия рәссамнарының иҗади берлеге ярдәме белән РФ Хөкүмәтенең яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә ярдәм итү буенча стипендия программасы кысаларында тормышка ашырыла.