В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә волонтерлар көче белән торгызылган объектларның фотолсурәтләре, шулай ук артефактлар һәм борынгы йөзлекләр
Фото: Денис Гордийко
Экспозиция хәрәкәткә багышланган, аның волонтерлары партнерлар ярдәмендә ТР башкаласында 22 объектны яңарткан. Шул исәптән 18 торак йорт, музей йорты, музей чатыры, Идел дебаркадеры. Шулай ук бергәлек волонтерлары Фукс бакчасында чатыр һәм «Казан йөзлекләре» скверы булдырдылар.
Күргәзмә кунакларына волонтерлар көче белән торгызылган һәм булдырылган объектларның фотосурәтләрен, эш вакытында сакланган артефактларны һәм фестиваль коллекциясеннән йөзлекләрне тәкъдим итәчәкләр.
Күргәзмә Маяковский урамындагы 30 нчы йортта архитектор реставрацияләүче, Татарстан мирасын саклаучы Фәридә Зәбировага мемориаль такта ачылуга багышланган. Чара 15:00 сәгатьтә башлана.
Күргәзмәне тантаналы ачу 16:00 га планлаштырылган. Экспозицияне 15 мартка кадәр карарга мөмкин. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Заманча сәнгать галереясе матбугат хезмәтендә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Фукс бакчасында тарихи чатырны торгызу проекты «Наследие дороже» милли премиясендә беренче урын алды. Архитектура объекты «Сакчыл яңарту. Бәясе 10 млн сумга кадәр булган проектлар» номинациясендә җиңде.