Экспозициядә ике эш сериясе тәкъдим ителгән – «Ут» һәм «Кыш, суык, бизәкләр».
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). 13-нче февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заман сәнгате галереясендә Валерий Михайловның «Фотосурәт» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмәдә ике эш сериясе тәкъдим ителгән – «Ут» һәм «Кыш, суык, бизәкләр». Аларны төснең ачыклылыгы, ярымабстракт, әмма шул ук вакытта өлгереп җиткән формалары берләштерә.
Сурәтләрнең техник яктан үтәлеше гаҗәп: автор фоторәсемнәрне эшкәртә торган компьютер программа чараларыннан түгел, ә пыяла фильтрлар һәм яктылыктан файдаланган.
Фотосурәтләрдә уникаль авторлык методы үсешенә рәссамнар һәм сәнгать белгечләре белән аралашу, музейда эшләү, рәсем белән мавыгу, әйләнә-тирә чынбарлыкка махсус иҗади караш йогынты ясаган.
Валерий Михайлов – совет һәм Россия фотографы, сәнгать фоторәсемнәре остасы, «Идел» фотоклубы һәм «Тасма» иҗат берләшмәсендә катнашучы, ТР Фотографлар берлеге һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, күп кенә фотокүргәзмәләрдә катнашучы һәм лауреат.
Фотограф Казанда 1946 елда туган. Казан авиация техникумын тәмамлаган. Фотога төшерү теләге яшь чагында ук барлыкка килгән. 1970 елда фотосурәтләр белән кызыксынуы, Фәнни-техник мәгълүмат үзәгендә, аннары Казан компрессор заводында техник фотосъемка белән шөгыльләнүе нәтиҗәсендә, һөнәри эшчәнлеккә күчкән. Фотографның иҗатын үстерүдә аның ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда эшчәнлеге мөһим роль уйнаган, ул анда 1980-1982 елларда фотолаборатория мөдире булып эшләгән.
Күргәзмә 14.00 сәгатьтә ачылачак, дип хәбәр итә ТР Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.