В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә график эшләр һәм рәсемнәр - Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр тәкъдим ителгән.
Фото: Денис Гордийко
Фәйзрахман Әминов (1908-1984) - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган рәссамы, рәссам, акварелист, график. Ул сәнгатьтә үз юнәлешен, үз темасын тапкан, кабатланмас сәнгать образлары дөньясын һәм аеруча рухи киңлекне булдырган XX гасыр иҗатчыларының берсе.
Ленинградта яшәп һәм эшләп, рәссам 1970 еллар башында татар рәсем сәнгатенә керә. Леннград рәсем сәнгате мәктәбе вәкиле, реалистик портрет һәм картина-әкият остасы Татарстанның милли эстетикасын һәм сынлы сәнгать мәктәбен формалаштыруда тулы хокуклы катнашучы булды.
Әйтик, «Шүрәле» акварельләре сериясендә (аның өстендә 1950-нче елларда эш башлаган) Әминов халык яраткан Тукай әсәрләре текстларына иллюстрацияләр иҗат итә. «Су анасы»на иллюстрацияләрендә рәссам туган авылының якты образын гәүдәләндерә. Фәйзрахман Әминов иҗатында Петербург графикасының аристократизмы, «Бәләбәй» әкияти стиле һәм татар халык сәнгате бик нәфис итеп кушылган.
Күргәзмә «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында оештырылды. Экспозициядә ТР сынлы сәнгать дәүләт музее җыелмасыннан график эшләр һәм рәсемнәр тәкъдим ителде. Күргәзмәне 12-нче ноябрьдән карарга була, дип хәбәр итә музей матбугат хезмәте.