В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәхси күргәзмәдә килүчеләр шкатулка, пластиналар һәм камин сәгатьләрне күрәчәк.
Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче ноябрь). 24 нче ноябрьдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәссам Юрий Павловның «Сине, Изге Ватан, сине яратырга, сиңа хезмәт итәргә» дигән күргәзмәсе ачыла. Килүчеләргә 2009 елдан 2022 елга кадәр төзелгән лак миниатюрасын – төрле шкатулкалар, пластиналар һәм камин сәгатьләрне тәкъдим итәчәкләр.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Ю.Павловның эшләре Татарстан мәдәниятенә багышланган. Үз эшләнмәләрендә ул туган як тормышын һәм гореф-гадәтләрен сурәтли, «Сабантуй» (2015), «Бию» (2013) һәм Печән чабу чоры (2013) әсәрләре үрнәк булып тора. Татар фольклоры сюжетлары «Кабан күле легендалары» шкатулкасын (2014) булдыруда кулланылган.
Оста үз эшләрендә тарихи сюжетларга да мөрәҗәгать итә: «1551 елның 24 нче мае. Төзүче дьяк Иван Выродков җитәкчелегендә Зөя шәһәренә нигез салу» шкатулкасы (2011), «Казан өчен сугыш» пластинасы (2009) һәм «Александрның әтисе һәм абыйсы белән Новгородка килүе» (2017-2021).
Үзгә образлылыгы белән аерылып торган пейзажлар Ю.Павлов эшләренең мөһим элементы булып тора. Мастер әсәрләрендә эшкәртелгән кәүсәле агачларны, үлән, яфраклар һәм «каравашка»ны очратырга мөмкин, бу күләмлелек һәм ниндидер шартлылык тудыра. Бу тамашачыларга әкият сюжетларын эзләргә мөмкинлек бирә.
Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачылачак. Керү бушлай.