«Чиксезлеккә тәрәзә» экспозициясе 16 нчы декабрьдә ачыла.
Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте
Экспозициядә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Евгений Жудров галереясы һәм рәссам гаиләсеннән 100 дән артык картиналар тәкъдим ителәчәк. Экспозиция «Казан авангарды: икенче дулкын» циклының дәвамы булып тора.
Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла, тантанага керү ирекле. Евгений Голубцов картиналарын 15 нче гыйнварга кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.
Евгений Голубцов (1949–2021) Казанда туган, биредә ул сәнгать училищесын тәмамлаган. Ул – Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Сәнгать академиясенең «И.И.Шувалов, сәнгать академиясенең 250 еллыгына» медале белән бүләкләнгән.
Рәссам үзенең иҗади юлын әйләнә-тирә мохитне проектлау белән башлаган. Аның җитәкчелегендә Казанның «Группа 17» сәнгать проектлау остаханәсе В.И.Ленин музеен, Кырлайдагы Тукай музеен, берничә кафе һәм барны бизәгән. 1990 еллардан Евгений Голубцов сәнгать иҗатына китә. Ул үзенең уникаль һәм танылган сәнгать стилен үстерә алган. Рәссам образлары – классик композиция белән үлчәнгән монументаль формалар. Аның әсәрләре борынгы рус иконасыннан алып Европа авангардына кадәрге архетипларга тоташа.