В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә – 50 гә якын картина һәм монументаль әсәр.
Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль). Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Сугыш һәм тынычлык» күргәзмәсе ачыла. Анда 50 гә якын сәнгать картинасы һәм монументаль әсәр тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә проекты ике истәлекле датага – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышлана. Экспозиция хәзерге иҗат эшлеклеләренең сугыш темасына мөнәсәбәтен күрсәтә, аның турында хәтер һәр гаиләдә диярлек сакланган.
Эшләрнең авторлары – Россиянең халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы Александр Быстров һәм аның укучылары Роман Абдуллин, Чермен Гугкаев, Марат Кесаев һәм Сергей Некрасов. Алар Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары, бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә һәм вернисажларда даими катнашучылар булып тора, берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үтелгәннәр.
«Сугыш һәм тынычлык» күргәзмәсе Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Екатеринбургта узды инде.
Казанда күргәзмә 7 нче июльдә 16:00 сәгатьтә ачылачак, анда керү – барлык теләүчеләр өчен ирекле. Күргәзмәне 14 нче августка кадәр карарга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәтендә.