Күренекле эшләр арасында С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, С.Гобәйдуллина, М.Кәрим, Ф.Бурнаш, Б.Урманче һәм башка сәнгать эшлеклеләренең портретлары бар.
Фото: Денис Гордийко
Абрек Абзгильдин сәнгатенә (1937 – 2013) образларның шигъри бөтенлеге һәм мирас белән традицион мөнәсәбәтләр төре хас. Рәссам иҗаты Көнбатыш Европа сәнгате классикасына таяна, шул ук вакытта ул татар һәм башкортларның халык мәдәниятенә барып тоташа.
Сабантуй темасы Абзгильдин иҗатында зур урын алып тора һәм рәссам тарафыннан төрле жанрларда һәм вариантларда («Капчык киеп йөгерү», «Чиләк белән йөгерү», «Ат чабышы», «Көрәш», керамик савытлар сериясе һ.б.) чагылыш таба.
Рәссам өчен заман мәдәниятен үз эченә алган шәхес идеаль кыйммәт булып тора, ә иң мөһим жанр – портрет. Аның геройлары – сәнгать дөньясы вәкилләре: музыкантлар (С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, С.Гобәйдуллина), шагыйрьләр һәм язучылар (Дәрдемәнд, Ф.Бурнаш, М.Кәрим), рәссамнар (Б.Урманче), галимнәр (М.Алпатов).
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан һәм рәссам гаиләсеннән 70 кә якын рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күрсәтеләчәк.
Күргәзмә 3 нче март көнне 16:00 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.