Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.04.2024, 13:19

«Хәзинә» галереясында төрки-татар мифлары һәм легендалары турында интерактив күргәзмә ачыла

Экспозициядә беренче тапкыр рәссам Әлфия Саргинның «Татар әкият келәме» проекты тәкъдим ителәчәк

Фото: Екатерина Красуцкая

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында ORMAN. TÜRK интерактив күргәзмәсе ачыла. Экспозиция республика рәссамнарының татар, рус һәм инглиз телләрендәге әсәрләре аша төрки-татар мифлары һәм легендалары асылын танып белүгә багышлана.

Проект сәнгать әсәрләре, сюжетлар һәм тел аша хәзерге заман кешесенә килеп җиткән образларны һәм мәгънәләрне ачачак, төрки халыклар фольклоры турында сөйләячәк. Мәйданчыкта интерактив аша мифлар һәм риваятьләр дөньясына «чуму» өчен киңлек булдырылачак.

Күргәзмәгә килүчеләр Надир Әлмиев, Анатолий Пашин, Бакый Урманче, Фәйзрахман Әминов, Галина Анютина, Нина Кузьминых, Рада Нигъмәтуллина, Кадим Җәмитов һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан башка рәссамнарның эшләрен күрә алачак.

Моннан тыш, күргәзмәдә беренче тапкыр рәссам Әлфия Саргинның «Татар әкият келәме» проекты тәкъдим ителәчәк. Ул киез басуның борынгы традицияләре буенча эшләнгән келәмнән, шулай ук арт-объектлардан һәм мультимедиадан гыйбарәт.

Экспозиция 24 нче апрельдә 16:00 сәгатьтә ачыла. Вернисажга керү ирекле. Күргәзмә 28 нче июльгә кадәр эшләячәк. Проект Гаилә елына багышлана, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.

Барлык яңалыклар