Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.12.2021, 14:07

«БИЗОN» галереясында «М7 һәм яңа күчмә халык» күргәзмәсе ачылды

Проект Казан, Чаллы, Уфа, Чабаксар һәм башка шәһәрләрдән килгән 23 рәссамны берләштерде.

Фото: «БИЗОN» галереясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). «БИЗОN» заманча сәнгать галереясында «М7 һәм яңа күчмә халык» күмәк күргәзмәсе ачылды. Проектта М7 трассасы булап урнашкан зур һәм кече торак пунктлардан – Казан, Яр Чаллы, Уфа, Чабаксар һәм башка шәһәрләрдән 23 рәссам катнашты.

Экспозиция төрле техникада башкарылган эшләрне берләштергән: май, графика һәм пастель, линогравюра һәм батиктан алып скульптураларга һәм инсталляцияләргә кадәр. Шул исәптән борынгы корылмалардан ясалган зур агач арт-объект та бар, аны рәссам Ленар Әхмәтов борынгы удмурт музыкаль инструменты тангырадан илһамланып ясаган.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында – Нелли Акчурина, Расих Әхмәтвәлиев, Гөлнара Әхмәтшина, Праски Витти (Виталий Петров), Булат Гыйльванов, Илдар Гыйльманов, Djonathan Lindaive (Айдар Закиров), Альберт Закиров, Рафаэль Кадыйров, Рина Ариадна (Арина Кузнецова), Хәмит Латыйпов, Зиннур Миңнеәхмәтов, Рият Мөхәммәтдинов, Сәгыйдә Сираҗиева, Виталий Скобеев, Айрат Терегулов, Мадьяр Хаҗиев, Васил Ханнанов, Ринат Харисов, Гадел Хәлиуллин, Таир Шәрипов, Хәмзә Шәрипов бар. Катнашучыларның күбесе Россиядә генә түгел, АКШ, Канада, Франция, Япония, Төркия һәм башка илләрдә дә чыгыш ясаган.

«БИЗОN»ның ике катында 80-нән артык әсәр тәкъдим ителгән – төрле милләтләр һәм халыкларның үзара мөнәсәбәтләре, глобализм чорында үз юлларын эзләү турында үзенчәлекле күмәк фикерләү. Экспозициядә пейзаж һәм истәлекле урыннар юк – рәссамнар үз халыкларының мәдәни һәм тарихи кейсларын һәм аларның югары тизлек дөньясында урынын тикшерәләр.

Күргәзмә авторларының һәркайсының үз иҗади алымы бар: неопримитивизмнан һәм дини, фольклор образларны яңадан өйрәнүдән алып модернизмга һәм постмодернизмга кадәр, минимализмнан цифрлы әсәрләргә кадәр. Татавангард күргәзмәдә «Чынгызхан» (Уфа) һәм «Тамга» (Яр Чаллы) берләшмәләренә керүче авторлар тарафыннан тәкъдим ителгән. Күп санлы исемнәргә һәм бүләкләргә лаек булган рәссамнар белән беррәттән, күргәзмәдә яшь авторлар да тәкъдим ителгән.

Күргәзмәнең кураторы – рәссам, Россиянең Яр Чаллыдагы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Ленар Әхмәтов.

Күргәзмә кысаларында лекцияләр, мастер-класслар һәм перформанслар уздыру планлаштырыла.

Галерея көн саен 13:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Бауман урамы, 44/8 адресы буенча ачык булачак. 18 яшькә кадәрге балалар һәм пенсионерлар өчен керү ирекле.

Барлык яңалыклар