Программада Төркия, Иран, Кытай, Катар, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Италия һәм Бөекбритания спикерлары катнашында 65 тән артык чара бар
Фото: Марат Мөгыйнов
«Беренче форум Казанда 2021 елда узды. Өч ел эчендә «Казаныш» халыкара дәрәҗәгә җитте, ул Россиянең архитекторлар, шәһәр төзүчеләр һәм девелоперлар профессиональ берләшмәсендә танылган брендка әверелде, ә быелдан башлап – халыкара аренада да», – дип билгеләп үтте институт директоры.
Форум 5-7 нче декабрьдә Г.Камал исемендәге театр мәйданчыгында узачак. Быел анда Россия экспертлары гына түгел, ә чит ил белгечләре, шул исәптән БРИКС илләреннән мэрлар, архитекторлар, урбанистлар, шулай ук Россиянең 96 архитектура бюросы вәкилләре җыелачак.
Программада 65 тән артык чара бар, алар арасында – сессияләр, паблик-токлар, түгәрәк өстәлләр, кейс-сессияләр һәм мастер-класслар. Милли үзенчәлек барлык чараларны берләштерүче тема булачак. Шулай итеп, форум «Заманча шәһәрләр үсешенең ресурсы буларак милли үзенчәлек» сессиясе белән ачылачак. Анда Казан Мэры Илсур Метшин, Әнкара башлыгы Яваш Мансур, Мәскәүнең баш архитекторы Сергей Кузнецов, Харбин политехник университеты каршындагы архитектура төзелеш-тикшеренү институты директоры Чэнь Цзяньфэй (Кытай), Тәһранның архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча вице-мэры Хамидреза Сареми, Footprints earth архитектура бюросына нигез салучы Ятин Пандья (Һиндстан), глобаль цифрлы трансформация буенча эксперт Аиша Бинт Бутти Бин Бишр (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) катнашачак.
«Хәзер форумга 2500 дән артык кеше теркәлгән инде. Шуңа бәйле рәвештә 5 нче декабрьдә узачак «Заманча шәһәрләр үсешенең ресурсы буларак милли үзенчәлек» пленар сессиясенә аерым теркәлү үткәрергә карар ителде», – дип хәбәр итте Алексей Горбунов. Пленар сессия трансляциясе оештырылачак. Чара 10:00 сәгатьтә башланыр дип көтелә.
Транспорт инфраструктурасын үстерү темасы «Көнчыгыш һәм көнбатыш арасындагы күпер: транспорт инфраструктурасы шәһәрләр үсешенә ничек тәэсир итә» стратегик сессиясендә күтәреләчәк. Үз фикерләре белән Мәскәү, Төмән һәм Санкт-Петербург спикерлары уртаклашачак.
Су инфраструктурасын булдыру турында «Суга чыгу: тотрыклы шәһәрдә социомәдәни, рекреацион һәм киңлек ресурсы» пленар сессиясендә фикер алышачаклар. Катар, Һиндстан спикерлары, шулай ук Россия экспертлары катнашачак.
«Романтика, атмосфера һәм амбицияләр: порт территорияләренең редевелопменты» кейс-сессиясендә порт территорияләрен реновацияләү мәсьәләсе каралачак. Спикерлар булып Россиянең әйдәп баручы архитекторлары Рубен Аракелян, Александр Цимайло, Николай Ляшенко һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Быел беренче тапкыр форумда балалар программасы ачылачак. Оештыручылар яшь кунаклар өчен мастер-класслар һәм лекцияләр әзерләгән. Сылтама буенча программаны белергә һәм теркәлергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко