В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Родные сердцы» клубының чираттагы очрашуы 24-нче октябрьдә узачак.
Фото: Марат Мугинов
Татарстан башкаласында «Без бергә!» төбәк иҗтимагый оешмасы базасында төзелгән һәм Казанның тәрбиягә бала алган гаиләләрен берләштерүче «Родные сердца» клубы елдан артык эшләп килә. Клубның очрашулары, тупланган шәхси тәҗрибәләрдән чыгып, шулай ук төрле юнәлешләр буенча экспертлар җәлеп итеп, мондый җаваплы адымга әзерләнүче гаиләләргә һәм ата-аналарга ярдәм итү максатыннан уздырыла.
Атна саен клубка килүчеләр өчен, тәрбиягә бала алган әти-әниләр ярдәм тойсын, очрашсыннар һәм аралашсыннар, тәҗрибә уртаклашсыннар һәм бер-берсенә ярдәм итсеннәр өчен төрле чаралар уза. Сентябрьдән башлап клуб «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды базасында да очрашулар үткәрә.
Якындагы очрашу шимбә көнне, 24-нче октябрьдә, Калинин урамы, 3 адресы буенча «Изге эшләр көне» фонды остаханәсендә («Игелекле куллар» хәйрия склады) 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак. Анда тәрбиягә бала алучы ата-аналар, опекуннар, уллыкка алучылар яки җыенучылар катнаша алачак. Очрашуда катнашу бушлай, +7 (903)388-86-63 телефоны буенча алдан язылу мәҗбүри, дип хәбәр иттеләр хәйрия фонды матбугат хезмәтендә. Фондта булганда битлек куллану зарур.