В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 10-нчы июньдә «Хезмәт резервлары» стадионында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). 10-нчы июньдә Казанда «Хезмәт резервлары» стадионында яшь футболчылар арасында «Күн туп» ярышларының шәһәр этабының финал уеннары узачак. Җиңү өчен 12 команда составында йөзгә якын яшь спортчы көрәшәчәк.
«Күн туп»ның шәһәр этабы ачылышы 20-нче майда 350 яшь футболчы катнашында узды. Ачылышта алар белән бергә кырга Россия футболы йолдызлары Дмитрий Сычев, Евгений Алдонин һәм Дмитрий Аленичев чыкты.
Барлыгы турнирда 171 команда составында 3,4 меңнән артык кеше катнашты. Уеннар ике дивизионда – «Спорт» (спорт мәктәпләре командалары арасында) һәм «Ишегалды спорты» узды. Быел командалар гомуми белем бирү мәктәпләре, яшүсмерләр клублары, яшәү урыны буенча клублар һәм спорт мәктәпләре базасында формалашкан, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, «Күн туп» бөтенроссия турниры – футбол буенча балалар-яшүсмерләр ярышлары. Беренче турнир 1964 елда легендар совет капкачысы Лев Яшин инициативасы белән узды, ул вакытта ул бер яшь төркемендә генә үткәрелде. Бүгенге көндә ярышлар өч яшь төркемендә уздырыла.