В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы вакантлы эш урыннары турында белә һәм белгечләр белән киңәшләшә алачак.
Фото: Денис Гордийко
Килүчеләр предприятиеләр вәкилләре белән очраша, буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында белә, шулай ук хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация ала алачак.
Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында хәбәр ителгәнчә, 15 нче февральдә Вахитов һәм Совет районнарында яшәүчеләр Качалов урамы, 77 һәм Р.Зорге урамы, 102 адреслары буенча вакансияләр турында белә алачак.
16 нчы февральдә Киров һәм Мәскәү районнарында чара Бистә урамы, 23 һәм Гагарин урамы, 46 адреслары буенча узачак.
17 нче февральдә ярминкә Идел буе районында Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча узачак.
22 нче февральдә шәһәрлеләр Яңа Савин районында Ибраһимов пр., 41 адресы буенча вакантлы урыннар турында белә ала.
Адреслар һәм телефоннар исемлеген сылтама буенча ачыкларга мөмкин.