Татарстан башкаласыннан очышлар атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 23 февральдән Казаннан Кытайның Санья курортына (Хайнань утравына) чартер рейслары ачыла. Татарстан башкаласыннан очышлар атнага ике тапкыр - сишәмбе көннәрендә 21.00 һәм шимбә көннәрендә 01.00 сәгатьтә башкарылачак.
Кытайга очу өчен 156 урынлы Airbus A319 җәлеп ителәчәк. Очышлар Абаканда заправка белән башкарылачак, очкыч анда 30 минут торачак. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә "Казан" халыкара аэропорты матбугат хезмәте.
Очыш программасы кысаларында туристлар алга киткән туристик инфраструктуралы утрауның популяр курортларында ял итә, Көньяк-Кытай диңгезе пляжларын, буддист изге урыннарны, табигый паркларын карый һәм колоритлы милли ашларны татып карый алачак. Утрауда традицион кытай медицинасы һәм термаль чыганаклары булган заманча дәвалау үзәкләре урнашкан.