В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Составлар шәһәрләр арасында 22 нче һәм 25 нче февраль көннәрендә йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Февраль бәйрәмнәрендә Казан белән Мәскәү арасында өстәмә поездлар йөриячәк. Бу пассажирлар йөртүгә ихтыяҗ арту белән бәйле.
22 нче февральдә 216 нчы номерлы состав Мәскәүдән 13:10 сәгатьтә китәчәк, Казанга киләсе көнне 00:58 сәгатьтә киләчәк.
25 нче февральдә 16:06 сәгатьтә ТР башкаласыннан 273 нче номерлы поезд кузгалачак, ул Мәскәүгә икенче көнне иртәнге 4:50 сәгатьтә килеп җитәчәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Казан белән Мәскәү арасында өстәмә 7 поезд, тагын икесе Санкт-Петербургка билгеләнгән иде. Билгеләнгән составларга сәяхәткә ихтыяҗ арткан очракта өстәмә вагоннар тагачаклар.