Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2022, 11:25

Февраль һәм март айларында Казанда дүрт зур чаңгы ярышы узачак

«Россия чаңгы юлы»на 21,5 меңнән артык казанлы чыкты.

Фото: Казанның Физик культура һәм спорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче февраль). 12 нче февральдә Казанда «Россия чаңгы юлы» бөтенроссия массакүләм ярышлары узды. Ярышларда 21,5 меңнән артык кеше катнашты. Февраль һәм март айларында шәһәрдә тагын дүрт зур чаңгы ярышы узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшинга Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы шәһәрлеләр арасында кышкы спорт төрләрен яратучылар күп булуын ассызыклады. «Казанда алга таба да спорт инфраструктурасы үсәчәк, башкаланың һәр кешесе өчен спорт белән шөгыльләнергә барлык шартлар да тудырылачак», – дип билгеләде И.Метшин.

«Россия чаңгы юлы» гадәттәгечә шәһәрнең дүрт мәйданчыгында узды: Горки-Әмәт урманында, Казансу елгасының Гаврилов урамындагы тугаенда, Нагорный бистәсендә, шулай ук Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында. Соңгысында үзәк шәһәр старты булды.

Хисап барышында комитет рәисе быелгы кышкы сезонның башка спорт стартлары турында да сөйләп үтте.

26-27 нче февральдә «Локомотив» стадионында Россия Герое Сергей Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге узачак, анда Казанның иң яхшы чаңгычылары көч сынашачак.

5 нче мартта Казан ипподромында спринтерлар TOP SPRINT ярышлары кысаларында Казан Мэры Кубогы өчен көрәшәчәк.

12 нче мартта «Локомотив» стадионында 55 нче тапкыр Казан чаңгы марафоны узачак. Ел саен анда бөтен илдән 600 гә якын иң көчле чаңгычы катнаша.

Чаңгы сезоны 19 нчы мартта тәмамланачак. Юдинода чаңгыга 12-18 яшьлек 700 гә якын егет һәм кыз чыгачак. Алар Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны кысаларында 5, 10, 20 һәм 30 км дистанцияләрдә ярышачак.

Альберт Салихов билгеләп үткәнчә, хәзер ярышларга онлайн-формадан файдаланып теркәлергә мөмкин, сылтама kzn.ru порталының «Спорт чаралары» бүлегендә Казанның Физик культура һәм спорт комитеты сайты битендә урнаштырылган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.02.2022
Видеорепортаж
14.02.2022 11:09
Февраль һәм мартта Казанда дүрт зур чаңгы ярышы булачак
Барлык яңалыклар