В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйгенең сайлап алу этаплары 19–21 ноябрьдә уза
Денис Гордийко фотосы
19 ноябрьдә Казанда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен «Беренче курс студенты көне» фестивале узачак. Бу елгы чарага шәһәрнең 32 мәгариф учреждениесеннән 2,5 меңгә якын студент гариза юллаган. Сайлап алу сынаулары 19–21 ноябрь көннәрендә узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Динар Сәйфуллин хәбәр итте.
Ул әйтеп үткәнчә, 2025 елда «Беренче курс студенты көне» фестиваленә Казан федераль университетының Дизайн һәм киңлек сәнгате институты көллияте һәм Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты каршындагы Һөнәри белем бирү бүлекчәсе кушылган.
Студентлар өчен сайлап алу этаплары өч көн дәвамында – 19 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр – А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге базасында узачак. Студентлар төп дүрт юнәлеш: бию, җыр, театр һәм үзенчәлекле жанр буенча көч сынаша. Җиңүчеләрнең исемнәре 10 декабрьдә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы сәхнәсендә узачак гала-концертта билгеле булачак.