В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкала халкы сату-алу эшендә һәм төрле остаханәләрдә катнаша алачак
Казанда 18 октябрьдә матди әйберләрдән аңлы рәвештә куллануга кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән «КультТорг» фестивале уздырыла. Казан халкы сату-алу эшендә һәм төрле остаханәләрдә катнаша ала. Фестивальдә шулай ук икенчел чимал тапшыру мөмкинлеге дә булачак.
Эко-фестивальнең төп мәйданчыгында чарада катнашучылар үзләренең шәхси әйберләрен сата алачак. «ЭкоЛогично» хәрәкәте хәйрия максатыннан кием-салым, урын-җир, савыт-саба кабул итә, ди оештыручылар. Шәһәр халкы шулай ук кияргә яраксыз киемнәрен (эчке кием, аяк киеме, сумкалар, күн һәм болонье эшләнмәләрдән тыш) икенчел эшкәртүгә тапшыра ала. Фестивальнең тагы бер үзенчәлеге – мәйданчыкта икенчел чимал, куллану вакыты чыккан дарулар, дару каплары җыячаклар. Тулы исемлек белән сылтама аша танышырга була.
«Культторг» кунаклары Гринмаркет мәйданчыгында эко-товарлар һәм үсемлекләр белән сату итәчәк. Фестивальдә яңадан эшләнгән капкачлардан брелоклар ясау һәм өй шартларында черемә булдыру буенча остаханәләр үткәрү күздә тотыла. Теләге булган һәр кешенең фотобудкада истәлеккә фотосурәткә төшү мөмкинлеге булачак.
Чара бушлай оештырыла. Аңлы кулланучылар фестивале Бауман урамы, 44/8 йорт адресы буенча 12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр уздырыла.
Алдарак Казанда икенчел чимал җыю өчен урнаштырылырга тиешле 2310 сары контейнерның 226 сы алыштырылуы хакында хәбәр ителгән иде. Яңа чүп савытларын шәһәрнең 1978 контейнер мәйданчыгына куйганнар.