В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзмәшгульләр сыйфатында шәхси эшмәкәрләр дә, яңа статуста махсус салым режимында эшләячәк физик затлар да теркәлә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель, Ксения Швецова). Татарстанда бүгенге көндә 8080 үзмәшгуль кеше теркәлгән, әмма ел ахырына кадәр бу сан 60 меңгә җитәргә мөмкин. Үзмәшгульләр сыйфатында шәхси эшмәкәрләр дә, яңа статуста махсус салым режимында эшләячәк физик затлар да теркәлә ала. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Россия Федерациясенең өч субъекты (Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре) белән беррәттән яңа махсус салым режимында – һөнәри керемгә салым кертү буенча пилот проектында катнаша. Проектта үзмәшгуль гражданнар үз теләкләре белән катнаша. Еллык керемнәре 2 млн. 400 мең сумнан артмаган эшмәкәрләр һәм физик затлар өчен махсус салым режимы салым түләүчеләр өчен берничә мөһим өстенлеккә ия, дип билгеләп үтте М.Сафиуллин. Әйтик, бу режимда салым ставкасы физик затларга хезмәт күрсәтү вакытында - 4%-тан һәм юридик затларга 6%-тан артмый. Сүз уңаеннан, закон нигезендә, әлеге ставкалар якындагы 10 елда үзгәрмәячәк.
Шулай ук әлеге салым режимын кулланганда салым түләүченең салым органы белән турыдан-туры хезмәттәшлеге юк, барлык процедуралар да теркәлүдән алып салым түләгәнче – «Минем салым» мобиль кушымтасы аша гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, салым режимы нинди дә булса хисап бирүне күздә тотмый, ә иминият кертемнәрен түләү яки түләмәүне салым түләүче үзе хәл итә.
«Ил буенча федераль салым хезмәте онлайн-кассаларны куллану проектын гамәлгә ашыра. Контроль-касса техникасы үзмәшгульләргә кирәкми, – дип өстәде М.Сафиуллин. – Дөньяда беркайда да мондый тәҗрибә юк. Һәм иң мөһиме – проектта барлык үзмәшгульләр өчен дә катнашу».
Ел дәвамында 60 меңнән дә ким булмаган үзмәшгульне теркәргә кирәк – бу Татарстан өчен реаль бурыч, дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров. Аның сүзләренчә, татарстанлылар инициативаны актив хуплый. Әйтик, 1-нче февральгә республикада теркәлүчеләр саны 2 мең кеше генә булса, 1-нче мартка аларның саны 3900-гә кадәр арткан, ә 15-нче апрельгә инде 8 меңнән артып иткән. «Әгәр без республиканың барлык халкын исәптә тотсак, 60 меңнең әлләни зур сан булмавына төшенәбез. Татарстанлылар инде 14-15 яшьтән үзмәшгульләр була ала. Бу өлкән буынга гына түгел, яшьләргә дә паспорт алу мизгеленнән үк үз-үзләрен табарга мөмкинлек бирәчәк корал. Салым түләүчеләрнең ментальлеге шундый: алар 100 сумнан шартлы рәвештә 4 сум түләргә һәм легаль рәвештә эшләүне хупларга әзерләр», - дип ышана Ш.Гафаров. Ул ассызыклаганча, ТР Президенты кушуы буенча үзмәшгульләр белән эшләүгә бүген республикада барлык ведомстволар һәм оешмалар кушылды. Әйтик, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы үзмәшгульлеккә ярдәм итү үзәген булдыру инициативасы белән чыкты.
«Бүген эшмәкәрләр бу сорауга башкача карый, дәүләт белән хезмәттәшлекнең бу форматына ихтыяҗ артты, актуаль булды һәм тагын да зуррак ышаныч тудыра. Бу - хокукый киңлеккә чыгу ысулы», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов һәм татарстанлылар еш кына, пилот проектының барлык нечкәлекләре турында мәгълүмат җитмәү сәбәпле, яңа статуска күчүдән курка, дип өстәде. Әйтик, күпләр үзмәшгуль буларак теркәлгәннән соң ел дәвамында 34 мең сум тирәсе акча түләргә кирәк дип саный, әмма үзмәшгульләр өчен мондый мәҗбүри түләү юк. Бүген, Т.Нагуманов сүзләренә караганда, бу мәсьәлә бетереләчәк, әмма республика халкына аңлатырга кирәк булган башка моментлар да кала. «Күп кенә куркуларны тиз арада чишәргә туры килә, мәсәлән, ел ахырына кадәр Казан Мэры карары буенча мораторий салынган административ-техник инспекция линиясе буенча штрафлар белән хәл итеп була, – диде ул. - Еш кына фаразлар һәм курку хисе артык күпертелә».
«Үзмәшгульләр өчен административ киртә юк, мәсьәләне аңлап бетермәү һәм федераль законнарның камил булмавы да гына очрый. Әмма законнар базасы камилләштереләчәк, шуңа бу сынау проекты да инде, – дип билгеләп үтте Ш.Гафаров. – Барлык кыенлыклар һәм каршылыклар турында без хәбәр итүегезне сорыйбыз, барлык мәсьәләләр хәл ителәчәк».
Шунысын да өстәп үтик, Евразия икътисади берлегенә керә торган илләрнең (Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстан) чит ил гражданнары да үзмәшгуль сыйфатында теркәлә алалар.
Исегезгә төшерәбез, Казанда үзмәшгульләргә ярдәм итү программасын булдыру планлаштырыла, ул аларның эшчәнлеген җайга салучы федераль закон барлыкка килгәнче гамәлдә булачак. Бу хакта узган атнада Казан Мэры Илсур Метшин үзмәшгуль казанлылар белән очрашу вакытында җиткерде. Татарстан башкаласында бүген барлыгы 3 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән.
Шәһәр халкы республиканың күпфункцияле үзәкләрендә, шулай ук (843) 567-89-82 кайнар линия телефоны буенча ярдәм сорый һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирә ала.