Анда атна саен төрле тайпылышлары булган 150 спортчы шөгыльләнә
«Дан» инклюзив спорт-сәламәтләндерү комплексында ачылганнан алып 30 меңнән артык кеше булган. Атна саен дәресләргә 1 меңнән артык шәһәрле килә, алар арасында – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 150 спортчы.
Спорт комплексы базасында Даун синдромы булган балаларның футбол командасы шөгыльләнә, аутистик спектры бозылган һәм интеллекты бозылган балалар һәм өлкәннәр гомуми физик әзерлеккә килә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән башка кешеләр паралимпия спорт төрләре белән шөгыльләнә.
«Дан»да коляскаларда баскетбол һәм биюләр, паратеннис, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр өчен гомуми физик әзерлек һәм бочча буенча дәресләр уза. Якын арада электр коляскаларында футбол буенча күнекмәләр кертү планлаштырыла.
Спорткомплекста шөгыльләнүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ел саен шәһәр, төбәкара, бөтенроссия фестивальләрендә һәм ярышларында катнаша.
Быел «Дан» спорт комплексы базасында «Ангел Веры» Хәйрия фонды белән берлектә өч бөтенроссия турниры уздыру планлаштырыла. Ярышларны гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР рәисе грантын кулланып оештыралар. Узган ел спорт үзәгендә гомумән алганда 4 меңнән артык кешене колачлаган 44 спорт чарасы уздырылган, аларның 500 дән артыгы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр.
Барлык юнәлешләр буенча дәресләрне җиде тренер үткәрә. Спорт комплексында шулай ук өлкән буын кешеләре өчен төрле секцияләр; мини-футбол, баскетбол, грек-рим көрәше, флорбол һәм нәфис гимнастика буенча балалар секцияләре оештырылган.
«Дан» спорт комплексы администраторына +7(996)909-38-13 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, дәресләргә язылырга яки тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.
Казанда беренче инклюзив спорт-сәламәтләндерү комплексы 2022 елның июнендә ачылган (объект Россиянең спорт объектлары реестрына кертелгән). Ул «Уңайлы мохит» программасы буенча гамәлгә ашырыла.