В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук 6 мең кв. м мәйданда газон да яңартылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь, Диана Жиленкова). Агымдагы елда Казан бакчаларында һәм паркларында 2430 агач кисү һәм авария хәлендәге 460 агачны аудару буенча эшләр башкарылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә «Горводзеленхоз» тресты» МУП идарәчесе Роза Җәббарова хәбәр итте.
«Горводзеленхоз» карамагында 449 гектар мәйданлы 150 бакча, парк һәм сквер, шулай ук 4 мең гектарлы «Аккош күле» шәһәр урманы бар. Р.Җәббарова сүзләренә караганда, соңгы 5 елда яшел зоналар мәйданы 100 гектарга арткан. Өстәвенә, «Горводзеленхоз» предприятие хезмәткәрләрен даими өйрәтә һәм аларның квалификациясен күтәрә.
Мәсәлән, Салават күпере торак районында парк төзелеше вакытында 660 агач утыртылган. Җирле халык алма, шомырт, чыршы, каен, тирәк, тал, нарат һәм миләш күрә ала. Шулай ук җәмәгать киңлеген 8,5 мең куак, 34 мең күпьеллык чәчәк һәм 28 мең кв. м мәйданлы газон бизәгән.
300 дән артык декоратив куак һәм агач Балыкчы бакчасына утыртылган, анда 3,5 мең кв.метрдан артык мәйданда су сибү системасы белән газон булдырылган. Ә Рәшит Ваһаповка һәйкәл тирәсендәге территорияне төзекләндерү өчен филармония скверында 1280 куак утыртылган һәм 2 мең кв.м мәйданда автомат су сибү системасы җайланмасы белән рулонлы газон җәелгән.
«Горводзеленхоз» тресты» МУП идарәчесе билгеләп үткәнчә, төзекләндерелгән парклар һәм скверлар бик күп кешене җәлеп итә. Көн саен, бигрәк тә ял көннәрендә, җәмәгать киңлекләре мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларын уздыру мәйданына әверелә. Аларны карап тоту буенча эш 2 сменада алып барыла.
«Бакча һәм скверларны карап тоту буенча белгечләр тулы бер эш комплексын башкаралар: яшел үсентеләрне кисү, газонны вакытында чабу, үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан химикатлар белән эшкәртү, җәяүлеләр юлларының, балалар һәм спорт мәйданчыкларының тиешле торышын тәэмин итү, шулай ук зыян күргән кече архитектура формаларын ремонтлау һәм алыштыру», – дип төгәлләштерде Р.Җәббарова.