Ел ахырына Осиново урамын реконструкцияләүне тәмамларга ниятлиләр.
Фото: Денис Гордийко
Восход һәм Н.Ершов урамнарында эшләр инде бара
Казанда ремонтланырга тиешле юлларның йомгаклау исемлегенә 6 аеруча тузган участок кергән: Әмирхан урамы – Чуйков урамыннан Миль урамына кадәр, Четаев урамы – Бондаренко урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр, Салмачы торак массивындагы Центральная урамы, Энергетиклар урамы, Восход урамы, Н.Ершов урамы. Соңгы ике урамда эшләр инде бара.
Несмелов урамыннан М7 «Волга» трассасына кадәр Горький шоссесы дублерын төзү дәвам итә. Несмелов урамыннан Бишбалта буасына кадәр 1,5 километр озынлыктагы автомобиль юлының беренче участогында эшләр тәмамланган инде. «Бишбалта буасыннан алып Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янында булачак төзелеш территориясенә кадәр 4,7 км озынлыктагы дүрт полосалы юл төзелеше тәмамланып килә», – дип хәбәр итте И.Сәлахетдинов.
Шулай итеп, Горький шоссесы алмаш-юл төзелешенең беренче чираты барышында гомуми озынлыгы 25 км булган инженерлык коммуникацияләре төзекләндерелде һәм монтажланды, тышкы яктырту челтәрләрен, терәк диварларны, тавыш саклау экраннарын монтажлау, яшелләндерү һәм асфальт-бетон өслек урнаштыру эшләре бара. «Хәзерге вакытта Барлык диннәр гыйбадәтханәсеннән М-7 «Волга» трассасына кадәр участок проектлаштыру эшләре бара», – дип билгеләп үтте И.Сәлахетдинов.
Параллель рәвештә гамәлдәге Горький шоссесын киңәйтү эшләре алып барыла. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, проект һәм әзерлек эшләре башланган инде: Музыкальная урамыннан М-7 «Волга» трассасына кадәр, гамәлдәге светофор объектларын бетереп, өзлексез хәрәкәт оештыру һәм тимер юл күпере астында юл аралыгын киңәйтү күздә тотыла. «Хәрәкәт полосалары киңәйтелгәннән соң хәрәкәт полосалары тулысынча гамәлдәге тимер юл күпере габаритлары белән туры киләчәк. Машиналар йөрү өлешен киңәйтү күчеш районында ком-җир өемен чыгару һәм аны тимер-бетон баганаларга алыштыру хисабына башкарылачак», – дип хәбәр итте «Главтатдортранс» ДКУ директорының беренче урынбасары – техник директоры Александр Куканов.
Ел ахырына Осиново урамын реконструкцияләүне тәмамлау планлаштырыла, дип билгеләп үтте И.Сәлахетдинов. Шулай итеп, яңа юл «Салават күпере» торак комплексыннан чыгу юлында юл-транспорт хәлен шактый яхшыртачак.
Казанда шулай ук 32 юл объектын һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлау, 11 светофор объектын урнаштыру, 120 участокта тышкы яктырту челтәрләрен урнаштыру, 370 мең кв. метрдан артык мәйданда юл тамгасын төшерү планлаштырылган.
И.Сәлахетдинов сүзләренә караганда, дүрт бакча ширкәтендә – «Садовод №11», «Ст №2 ПО «Элекон», «Подгорный» һәм «Смородинка»да – 1,83 км озынлыктагы керү юлларын ремонтлыйлар.
«Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда 120 йорт яны территориясендә эшләр башланды
Август ахырына Казанда Мехчылар урамының Магистраль урамыннан алып Девятаев урамына кадәрге участогында 1,7 км озынлыктагы Зур Казан боҗрасы төзелешен тәмамларга планлаштыралар. «Иске инженер челтәрләрен үзгәртеп кору һәм яңаларын монтажлау, машина юлларын дүрт полосага кадәр киңәйтү дәвам итә», - дип хәбәр итте И.Сәлахетдинов.
Казанның башка зур объектында – Вознесение трактында да төзелеш эшләре дәвам итә. «Хәзер беренче һәм икенче этаплар буенча да эшләр билгеләнгән график белән бара», – дип ассызыклады комитет башлыгы.
Моннан тыш, агымдагы елда «Безнең ишегалды» программасы буенча гомуми мәйданы 530 мең кв. метрдан артык булган 466 йорт ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Шулай ук 18 нче номерлы шәһәр хастаханәсе һәм Мәүлетов урамы буенча «Маскат» футбол манежы янында 4 метр киңлектәге тоннель һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен лифтлар белән 25 метр озынлыктагы җәяүлеләр өчен җир асты кичүе төзелеше бара», - дип нәтиҗә ясады И.Сәлахетдинов.
Татарстанда 52 км дан артык юл төзү һәм 600 км юлны ремонтлау планлаштырыла
Быел Татарстанда 52 км дан артык юл төзү һәм 600 км юл ремонтлау планлаштырыла. «Якынча 170 млрд сум бүлеп бирелде. Бу – республика өчен рекордлы сумма», - дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Ул юл тамгасының вакытында төшерелүенә игътибар итте. «Барлык эшләр дә вакытында тәмамланырга тиеш, чөнки бу турыдан-туры юл хәрәкәте иминлегенә йогынты ясый», - дип ассызыклады.
И.Сәлахетдинов башкала юлларында куркынычсызлыкны арттыру өчен быел юл-транспорт һәлакәтләре күп булган 86 участок төзекләндереләчәк, дип өстәде.