Эшләрне башкаруга 2,4 миллиард сум акча юнәлтелгән
Фото: Денис Гордийко
2024 елда Казандагы йортларны капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан – 528 млн сум, муниципаль бюджеттан 290 млн сум акча бүлеп бирелгән. Калган акчалар (1 млрд 640 млн) торак милекчеләре ширкәтләреннән, торак-төзелеш кооперативларыннан яки күпфатирлы йортлардагы фатирлар хуҗаларыннан кергән.
Агымдагы елда 57 йортта 156 лифт алыштырылачак, тагын 44 йортта – инженерлык челтәрләре, шулай ук 53 йортның түбәләре һәм 40 бинаның фасадлары ремонтланачак. Моннан тыш, белгечләр подъездларда, подвалларда эшләр башкарачак, фундаментларны төзекләндерәчәк. Күпфатирлы йортларның кайберләрендә коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәк булган ресурсларны куллануны исәпкә алуның күмәк (гомумйорт) исәпләү приборлары урнаштырылачак.
2025 елда күпфатирлы 177 торак йортны капиталь ремонтлау планлаштырыла, гомуми сумма 2,4 млрд сумны тәшкил итәчәк. Йортларда 292 лифт алыштырылачак, фасадлар, подвал биналары төзекләндереләчәк, инженерлык системалары, шул исәптән электр, су һәм җылылык белән тәэмин итү системалары яңартылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Казанда күпфатирлы 207 торак йортта 2,7 млрд сумлык ремонт эшләре башкарылды. Әлеге акчага лифтлар, фасадлар, түбәләр, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләре, янгынга каршы саклык системалары, канализация яңартылган, шулай ук подваллар төзекләндерелгән һәм баскыч мәйданчыкларында электр үткәргечләре алыштырылган. Моннан тыш, республика бюджеты акчалары хисабына яңа җылыту радиаторлары һәм сөлге киптергечләр урнаштырылган.