В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү чарасында җиңүче булды
Фото Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан тәкъдим ителә
Скверга 1949 елда нигез салынган, ул халык тарафыннан яратып кабул ителгән урын саналган. Аңа хәзерге исеме Ирандагы тугандаш Тәбриз шәһәре хөрмәтенә 2017 елда бирелгән.
«Без бик күп шәһәрләр, шул исәптән Тәһран, Тәбриз һәм Исфахан белән хезмәттәшлек итәбез. Алар безнең рухи ярдәмгә мохтаҗ. Иран цивилизациясе иң борынгылардан санала, ул мәдәният һәм фән өлкәсендә дөньяга онытылмаслык мирас калдырган ил», - диде Илсур Метшин.
Алга таба җәяүлеләр өчен бердәм ял киңлеге булдыру максатыннан территорияне Мәскәү базары янындагы сквер белән тоташтыру күздә тотыла. Проект халыкка иҗтимагый фикер алышу чарасында тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итте Альберт Шәйнуров.
Территорияне төзекләндерү эше илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында алып барыла.