Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.03.2026, 15:25

Быел Казанда тугандаш Иран шәһәре белән дуслык хөрмәтенә нигез салынган сквер төзекләндерелә

Ул 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү чарасында җиңүче булды

Фото Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан тәкъдим ителә

Быел Казанда Декабристлар һәм Восстание урамнары киселешендә урнашкан Тәбриз скверын төзекләндерү эшләре башлана. Сквер 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү чарасында җиңүче булды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте. Халык берничә тапкыр биредә уен зонасы булдыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Мәйданчык тирәли җәяүлеләр өчен уңайлы юллар салыначак, заманча яктырту җайланмалары куелачак һәм ата-аналар өчен ял итү урыннары барлыкка киләчәк.

Скверга 1949 елда нигез салынган, ул халык тарафыннан яратып кабул ителгән урын саналган. Аңа хәзерге исеме Ирандагы тугандаш Тәбриз шәһәре хөрмәтенә 2017 елда бирелгән.

«Без бик күп шәһәрләр, шул исәптән Тәһран, Тәбриз һәм Исфахан белән хезмәттәшлек итәбез. Алар безнең рухи ярдәмгә мохтаҗ. Иран цивилизациясе иң борынгылардан санала, ул мәдәният һәм фән өлкәсендә дөньяга онытылмаслык мирас калдырган ил», - диде Илсур Метшин.

Алга таба җәяүлеләр өчен бердәм ял киңлеге булдыру максатыннан территорияне Мәскәү базары янындагы сквер белән тоташтыру күздә тотыла. Проект халыкка иҗтимагый фикер алышу чарасында тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итте Альберт Шәйнуров.

Территорияне төзекләндерү эше илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында алып барыла.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.03.2026
Видеорепортаж
30.03.2026 12:10
2026 елда Казанда дүрт иҗтимагый киңлек төзекләндерелә
Барлык яңалыклар