В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көзге-кышкы сезонда республика халкының Новокузнецк, Иркутск, Белград һәм башка шәһәрләргә туры рейс белән бару мөмкинлеге туачак.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь, Диана Жиленкова). Агымдагы елның сигез аенда Татарстанның төп туристлык үзәкләренә туристлар агымы 2021 елның шушы чоры белән чагыштырганда 50% ка диярлек арткан. Республикада кунакханәләр һәм башка яшәү өчен тукталу урыннарының тулылыгы 8% ка арткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева хәбәр итте.
1 нче сентябрьдә ТР башкаласының һава аланы 2,5 млн нан артык пассажир чиген узып китте, диде Казан аэропорты генераль директоры Сергей Романцов. Быел пассажирлар күбрәк Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Сочига, Новосибирскига һәм Минераль Суларга оча. Халыкара юнәлешләргә килгәндә, аеруча Анталья, Истанбул, Дубай, Худжанд һәм Дүшәнбе популяр.
Агымдагы елның сигез аенда Татарстанның өч аэропорты (Казан, Бигеш һәм Бөгелмә) 3 млн га якын пассажирга хезмәт күрсәткән, дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков. 2021 ел белән чагыштырганда күрсәткечләр үсеше 1% тәшкил иткән. «Татарстан авиаташуларны субсидияләүнең федераль программасында актив катнашуын дәвам итә, анда катнашу республика халкы һәм безнең субъект кунаклары өчен региональ ташу мөмкинлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Быел бездә 42 маршрутны субсидияләү каралган, узган ел алар 39 иде», - дип ассызыклады А.Садыйков.
Көзге-кышкы сезонда Татарстан халкы өчен яңа туристик мөмкинлекләр ачылачак. 4 нче октябрьдә Грозныйга очышлар башлана. Шулай ук Казанны Новокузнецк һәм Иркутск белән туры авиарейслар бәйләячәк. «Новокузнецк – Кемерово өлкәсенең иң зур шәһәре, нигездә, тау чаңгысы яратучыларны җәлеп итә. Ә Иркутскига туры рейс ачу Татарстан халкына Байкалга сәяхәт итү мөмкинлеген ача», - диде А.Балахонцева.
Якын киләчәктә шулай ук Белградка, Тель-Авив һәм Тегеранга очышлар башланачак, дип сөйләде Казанның Г.Тукай исемендәге халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов.
Алга таба Краснодар, Красноярск, Анапа, Ростов-на-Дону, Владикавказ һ.б. юнәлешләрне дә өстәргә планлаштыралар, дип хәбәр итте Nordwind Airlines авиакомпаниясе генераль директоры урынбасары Антон Маттис. Агымдагы сезонда авиакомпания Казан аэропортының тулы кыйммәтле база ташучысы булачак.
А.Маттис сүзләренчә, 2023 елның җәендә Казан аэропорты базасында шулай ук хабны үстерү планлаштырыла. «Хаб астында без көнчыгыш юнәлештә эшләячәк маршрутлар, көнбатыш һәм көньякка башкарыла торган маршрутлар арасындагы эчке тоташу моделен аңлыйбыз. Шул ук вакытта бу модельгә салган тоташтыру вакыты 2,5-4 сәгать тәшкил итәчәк, һәм без Казан аэропорты аша ташырга исәп тоткан транзит агымы өлеше якынча 20% булачак», - дип аңлатты авиакомпания генераль директоры урынбасары.