Бүген алты маршрутның бишесе эшен тәмамлады, Май комбинатына кадәр автобус эксперимент сыйфатында йөрүен дәвам итә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче ноябрь). Быел Казанда сезонлы бакчачылык маршрутларыннан 708,5 мең пассажир файдаланды. Бүген биш маршрутның (39с, 41с, 92с, 101с һәм 109с номерлы) эше төгәлләнде.
Эксперимент сыйфатында «Җиңү Проспекты» метро станциясе» – «Май комбинаты» буенча йөрүче 111С номерлы маршрут автобуслары расланган график буенча йөрүне дәвам итәчәк. Сораулар туган очракта пассажирлар +7(843)275-30-50 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитетында.
Сезонлы бакчачылык маршрутлары Казанда 15 нче апрельдә йөри башлады. Мэр Илсур Метшин кушуы буенча хәрәкәт планлаштырылган сроктан алда ачылды. Көн саен алты сезонлы маршрутта иң популяр юнәлешләр буенча 13 автобус йөрде: Станцияле Дәрвишләр, Ерак Бакчалар, Яңа Шигали, Май комбинаты торак массивларына, шулай ук «Крутушка» һәм «Текстильщик» бакча ширкәтләренә кадәр.