Чара кичә «Казан Экспо» ХКҮдә узды
Кичә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Россиядә иң масштаблы ифтарларның берсе булган XIII Республика ифтары узды. Быелгы вакыйга мәҗлес өстәле артында 13 меңнән артык кешене берләштерде. Чарага республиканың төрле почмакларыннан дин тотучылар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, МХОда катнашучылар, танылган дини, мәдәни, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре кушылды.
Республика ифтары Ватанны саклаучылар елы кысаларында, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында узды. Чараның программасы Ватанга мәхәббәт һәм МХО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм темасына багышланган иде. Бу көнне катнашучылар Бөек Җиңү геройларын искә алдылар.
Вакыйга 15:00 сәгатьтә «Казан Экспо» ХКҮ фойесында башланды. Дин тотучыларны монда мөселманнарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше һәм МХО сугышчыларына ярдәм итү турындагы зур экспозиция каршы алды. Кунаклар шулай ук Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан республикасы мәдәни мирасны саклау комитетының тарихи мөселман биналарын саклау өлкәсендәге казанышлары күргәзмәсен карады.
Кич белән, 16:45 сәгатьтә, 13 мең кешегә исәпләнгән коллектив намаз уку өчен җиһазландырылган 2 нче павильонда сәхнә программасы башланды. Чарада катнашучылар мәшһүр татар хәзрәтләренең Рамазан аеның өстенлекләре һәм Ватанга мәхәббәт темасына вәгазьләрен, мөселман җырлары – мөнәҗәтләр тыңладылар.
17:56 да азан яңгырады һәм мөселманнар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп, шулай ук республика рәисе һәм башка дәрәҗәле кунаклар белән ахшам намазы укыдылар. Алга таба 13 мең дин тотучы МХОнең гамәлдәге һәм һәлак булган катнашучылары һәм Ватан иминлеге өчен бергәләп дога кылды.
Авыз ачу өстәлләре 3 нче павильонга урнаштырылган, анда ифтар кунаклары өчен ланч-боксларда ашамлыклар әзерләнгән иде. Менюда ит белән карабодай, кипкән җиләк-җимеш, яшелчә, су, камыр ризыклары һәм тәм-томнар бар иде.
Ифтарны үткәрүгә 16 яшьтән 70 яшькә кадәрге 800 волонтер җәлеп ителде: аларның катнашуы ифтарга кадәр берничә көн кала башланды. Чарада активистлар кешеләр агымын көйләделәр, өстәлләр әзерләделәр, катнашучыларны утырту белән шөгыльләнделәр, ә соңыннан павильоннарны җыештырдылар.
Ифтар вакытында шулай ук беренче медицина ярдәме, янгын сүндерү һәм хокук тәртибе хезмәтләре эшләде, дип хәбәр иттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.
Чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристик комплексы һәм «Казан Экспо» ХКҮ көче белән оештырылды.