Фото: Денис Гордийко
Тиздән Казанда «Үз телем» татар телен өйрәнү буенча проектлар конкурсының яңа сезоны старт ала. Быел приз фонды 2 млн сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бүген «Яратам» яшүсмерләр клубында элегрәк «Үз телем» конкурсында җиңү яулаган авторларның проектларын тәкъдир итү булачак. Ул балалар һәм яшьләр арасында татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча актуаль идеяләрне гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә.
«Сигез җиңүче үз идеяләрен тормышка ашыру өчен акчалата грант алды, һәм бүген әзер проектлар конкурсның жюри әгъзаларына, журналистларга һәм очрашу кунакларына тәкъдим ителәчәк. Презентация кысаларында яңа конкурска старт биреләчәк», – дип белдерде Гүзәл Сәгыйтова.
Диләрә Гафурова