Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2023, 13:56

Быел Казанның алты коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенә керү юллары төзекләндерелә

Рөстәм Гафаров, шәһәр халкы кышка кадәр уңайлыкларны бәяли алсын өчен, мондый участокларны ремонтлауны иртәрәк башларга кушты

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы октябрь, Диләрә Гафурова). Казанда гомуми озынлыгы 1 км булган дача ширкәтләренә керү юлларын ремонтлау тәмамлана. 7 мең кв.м мәйданлы яңа юл катламы «Мечта», «Ивушка», «Автомобилист», «Җиңүгә 50 ел», «Волга» һәм «Кварт» ЯАҖ коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә пәйда булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Соңгы алты елда Казанда 26 бакча ширкәтенә 22 км озынлыктагы 17 керү юлы төзелде. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров мондый участокларны ремонтлауны, шәһәр халкы көзге уңыш җыю сезонында ук яхшыртуларны бәяли алсын өчен, иртәрәк башларга кушты.

«Яктыртуны җайга салу һәм юл инфраструктурасын булдыру эшләре белән бергә шәһәрдә, поселокларда һәм бакчачылык ширкәтләренә алып килә торган дистәләгән юллар ремонтланды. Игорь Владимирович, кышка кадәр үк халык нәтиҗәләрне күрә алсын өчен, мин бакчачылык ширкәтләренә юлларны ремонтлауны иртәрәк башлауны сорыйм», – диде Рөстәм Гафаров.

Быел юлларны ремонтлау Казанның 11 поселогын да үз эченә алды. Эшләр Борисково, Мирный, Константиновка, Дәрвишләр, Иске Горки һәм башка торак массивлардагы 16 урамда башкарылды.

Юл катламын ремонтлау белән беррәттән, поселокларда урам яктыртуын яхшырту буенча эшләр дә башкарылган. ТР Рәисе ярдәме белән Казанның 39 торак массивында 40 млн сумнан артык суммага 1290 светодиодлы энергия саклаучы яктырткыч монтажланган.

«Яңа яктырту 124 урамда, шул исәптән Борисково, Отар, Иске Победилово, Салмачы, Мирный һәм башка торак массивларда барлыкка килде», – дип хәбәр итте Игорь Куляжев.

Яктырту шәһәр урамнарының һәм тротуарларының 73 участогында барлыкка килде, анда ут моңарчы юк иде диярлек. Быел Казанда түбәндәге урамнарда барлыгы 1100 дән артык яңа терәк һәм 1500 энергияне саклый торган светодиодлы яктырткычлар урнаштырылды: Икмәк заводы, Пржевальский, Камчатка, Революция, Толстой, Яхин, Габишев, Седов, Волков, Батыев, Карбышев, Профсоюз, Көньяк-Сәнәгать, Окольная, 1 нче Станция, Иркен һ.б.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.10.2023
Видеорепортаж
30.10.2023 11:07
2023 елда Казанга юллар төзүгә һәм ремонтлауга 28 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Барлык яңалыклар