Шәһәрнең төп җәяүлеләр урамында кизильник, спирея, вак яфраклы юкә, Канада иргасы һәм башка үсемлекләр утыртылды.
Фото: Денис Гордийко
Төп җәяүлеләр урамында 20 төрле эскәмия урнаштырылды. Яшел зоналарда кизильник, спирея, вак яфраклы юкә, Канада иргасы һәм башка үсемлекләр утыртылды.
Эшчеләр 72 яктырту баганасын алыштырды һәм 144 светодиод яктырткыч урнаштырды. Шулай ук яктырту элементларын яшел зоналар янында урнаштырдылар. Моннан тыш, су агызу системасы ремонтланган һәм тамчылы автосибү оештырылган. Урамда өстәмә рәвештә 40 чүп савыты урнаштырылган, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.