В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
21 нче июльдән 2 нче августка кадәр уза торган беренче этапта меңнән артык спортчы катнашачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь). Быел Казан йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча «Дуслык уеннары» комплекслы халыкара ярышларын кабул итәчәк. Алар су спорт төрләре сараенда узачак һәм өч этаптан торачак: «Дөнья», «Спорт» һәм «Легендалар».
Беренче этапны 21 нче июльдән 2 нче августка кадәр уздырырга планлаштыралар, анда меңнән артык спортчы катнашачак. Татарстан башкаласына ике атнага Россия һәм башка илләрдән иң көчле йөзүчеләр, синхрончылар һәм суга сикерүчеләр җыелачак. Беренче этап кысаларында 20-25 нче июльдә йөзү буенча халыкара ярышлар узачак, алар 900 гә якын спортчыны җыячак. Шулай ук йөзү буенча Россия Кубогы җиңүчеләрен дә билгеләячәкләр.
26 нчы июльдән 29 нчы июльгә кадәр Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча халыкара ярышлар узачак, аларда Россия һәм дөньяның башка илләреннән 100 спортчы катнашачак. Моннан тыш, 30 нчы июльдән 2 нче августка кадәр төрле командалардан 150 катнашучы синхрон йөзү буенча халыкара ярышларда җиңү өчен көрәшәчәк.
«Дуслык уеннары»ның икенче этабын 9 нчы ноябрьдән 26 нчы ноябрьгә кадәр үткәрү планлаштырыла. Ул суга сикерү буенча ТР Президенты Кубогын һәм йөзү буенча халыкара ярышларны берләштерәчәк.
Уеннарның өченче, йомгаклау этабы, 15-26 нчы декабрьдә узачак һәм Татарстан башкаласында су спорт төрләре легендаларын җыячак. Спортчылар йөзү буенча Владимир Сальников Кубогы, синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина Кубогы һәм суга сикерү буенча Дмитрий Саутин Кубогы өчен көрәшәчәк, дип хәбәр иттеләр «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасында.
«Дуслык уеннары» РФ спорт министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Россия синхрон йөзү федерациясе һәм Россия суга сикерү федерациясе ярдәме белән оештырылды.