2 балалар бакчасында ремонт эшләрен төгәлләү планлаштырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче март, Диана Жиленкова). Быел Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының 9 мәктәбендә капиталь ремонт узачак. 6 мәктәпнең азык-төлек блогын да яңарту планлаштырыла. Бу хакта Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә районнар администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
А.Салихов сөйләгәнчә, 2022 елда районнарда 5 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Ике учреждениедә – «Факел» балалар техник иҗат үзәге һәм Горький урамындагы 98 нче мәктәптә – эшләр әлегә кадәр дәвам итә. Ике бина да мәдәни мирас объектлары булып тора.
Узган ел укучылар өчен 7 яңа мәктәп рестораны ачылды, быел тагын 6 ны яңарту планлаштырыла. Барлыгы 3 ел эчендә 31 мәктәп азык-төлек блогын ремонтлаганнар. А.Салихов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов һәм Казан Мэры Илсур Метшинга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде – Идел буе районында татар телендә белем бирүче 18 нче гимназиягә өстәмә корпус ачылды.
Гәрәев урамындагы 1501 урынга исәпләнгән 186 нчы лицейның икенче корпусы төзелеше тәмамлана. Яңа уку елына учреждение үз ишекләрен 4 мең укучыга ачачак. Бу Казанда физкультура дәресләрендә балалар триатлон белән шөгыльләнәчәк беренче уку йорты булачак.
Ремонт узган ел шулай ук 4 балалар бакчасында башланды, анда барлыгы 860 тан артык бала йөри. Аларның икесендә эшләр быел тәмамлана.
9 мең кв.м мәйданлы яңа тулай торак 2022 елда Казан дәүләт аграр университетының 800 студенты өчен ачылды. Ә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «Основы» 16 нчы фәнни-мәгариф үзәге ишекләрен ачты. Тагын бер айдан соң КДМУ студентлары өчен ремонтланган тулай торак һәм коворкингны ачу планлаштырыла.
Районнар администрациясе башлыгы мәгариф учреждениеләренең иминлегенә аерым игътибар бирде. 9 объектта 10 контроль-үткәрү пункты урнаштырылган, 67 сендә яңа коймалар монтажланган. 554 ендә өстәмә видеокүзәтү камерасы да урнаштырылган.
Мәгариф темасын дәвам итеп, А.Салихов Горький урамындагы XIX гасырга караган тарихи бинада реставрация эшләреннән соң Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбе ачылуын искәртте. Аның өчен үзебездә җитештерелгән музыка уен кораллары сатып алдык.
Шулай ук «Олимп» балалар иҗаты үзәген һәм А.Алиш исемендәге Балалар иҗат сараен реконструкцияләү проектларын эшләү тәмамланып килә.
2022 елда ремонттан соң Мәүлетов урамындагы 13 нче номерлы «Сандугач» китапханәсе ачылды, ә бина алдында сквер төзекләндерелде. Яңа иҗтимагый киңлекнең мәйданы 1,3 мең кв.м. Территориядә күпьеллык үсемлекләр һәм агачлар утыртылган, кара-каршы эскәмияләр һәм гамаклар белән ял итү зонасы булдырылган. Китапханәгә килүчеләр саны 30% ка артты, дип ассызыклады районнар администрациясе башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, быел Вишневский урамындагы үзәк китапханәгә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.