Тагын поселокларда өч күпер, «Миллениум» һәм Кабан күле аша күпер комплекслы ремонтланачак
Яңа күпер Отар поселогында урнашкан Монастырь ермагы аша төзеләчәк. Төзелеш проекты терәкләр, стеналар һәм пролет корылмалары монтажлауны, юл киемнәрен салуны, рәшәткәле һәм барьер коймалар урнаштыруны, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементларын үз эченә ала. Күпердә чистарту корылмалары резервуары төзеләчәк, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре, тышкы яктырту челтәрләре оештырылачак, яшелләндерү үткәреләчәк. Шулай ук эш ермакның үзәнен ныгытуны үз эченә ала.
Күзәмәт, Борисоглебский һәм Киндери торак массивларында булган күперләр ремонтлана, аларның торышы тикшерү нәтиҗәләре буенча куркыныч дип танылган. Бу объектларда терәк конструкцияләрне алыштыру, йөрү өлешен киңәйтү һәм тротуарлар оештыру, яңа асфальт-бетон япма җәю, тышкы яктырту һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементларын урнаштыру планлаштырыла. Борисоглебский күпере өстәмә рәвештә елгага чыгарылганчы агынтыларны чистарту белән су агызу системасы белән җиһазландырыла.
Моннан тыш, «Миллениум» күперендә эшләр алып барыла, анда проектта терәкләрне һәм рәшәткәле койманы ремонтлау, гидроизоляция җайланмасы, юл япмасын җәю, яктырту челтәрләрен ремонтлау каралган.
Идел буе районында Назарбаев урамындагы күпердә эш темплары кимеми. Реконструкциянең төп катлаулы этаплары тәмамланды. Ике терәк җайланмасы эшләнгән, 30 балкадан торган пролет корылмалары монтажланган, монолит эшләр алып барыла, юл киемнәре салына. Объектны тәмамлау һәм хәрәкәтне ачу октябрьдә планлаштырыла.