В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Театральләштерелгән спектакль тамашачыларга язучының тормыш юлы турында сөйләячәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы май). ТР Милли музеенда 3 нче һәм 4 нче июньдә «Максим Горький эше» буенча спектакль күрсәтеләчәк. Спектакль «Горький+» сәнгать фестивале кысаларында куелачак.
«Максим Горький эше» өстендә язучының тормыш юлын, аның турында архив материалларын, аның пьесаларын һәм төрле еллардагы иҗтимагый чыгышларын өйрәнүче тикшеренүчеләр төркеме эшли. Эшнең нәтиҗәсе «Кояш чыга» эскизы элементлары белән театральләштерелгән читка булачак.
Проектта иҗади театр төркеме катнаша: режиссер Лилия Нурель һәм продюсер Нәргис Сәмигуллина. Тамашачылар алдында актерлар Андрей Белозеров, Елена Кудряшова, Даниил Федоров, Иван Балашов, Юлия Дудченко һәм Ирек Галлямов чыгыш ясаячак.
Спектакльләр 17:00 сәгатьтә башлана. Керү билетлар буенча башкарылачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.