В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Цифровиада» 3х3 баскетбол, мини-футбол һәм пляж волейболы буенча турнирларны үз эченә ала
Фото: Денис Гордийко
Анда мәгълүмати технологияләр һәм катнаш тармаклар өлкәсендә эшләүче Татарстан белгечләре катнаша ала. Команда спорт төрләрендә команда составында бер компания хезмәткәрләре булырга тиеш. Бу ир-атлар һәм хатын-кызлар коллективлары булырга мөмкин.
Теләге булганнар шулай ук ГТО нормативларын тапшыра алачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт ителүе турында медицина белешмәсе булырга тиеш.
Катнашу өчен 14 нче августка кадәр сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
«Цифровиада»ны ТР Цифрлар министрлыгы «Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә цифрлы чишелешләр өлкәсендә үсешкә ярдәм итү» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә оештыра.