Киләсе атнада, 28 июльдән 30 июльгә кадәр, «Урам» экстрим-паркы чын стрит-арт лабораториясенә әвереләчәк. Казанлылар граффити, типография нигезләрен өйрәнеп, үзләрен урам рәссамы ролендә сынап карый алачак, шулай ук зур булмаган сәнгать объекты ясый алачак, дип хәбәр ителә җәмәгать киңлегенең телеграм-каналында.
Дүшәмбе көнне, 28 июльдә, халыкны «Хәрефнең органик нигезе» лекция-практикасы көтә. Аны Казан рәссамы Архип Знаков үткәрә. Башлана 16:30 сәгатьтә.
29 июльдә 18:00 сәгатьтә казанлылар өчен «Үзенчәлекле персонажны ничек булдырырга: шәхси тәҗрибә, Нью-Йорк граффитисы һәм аларның мәдәнияткә йогынтысы» дигән мастер-класс оештырыла, ул рәссам Влад Mad Yellow җитәкчелегендә узачак.
Чәршәмбе, 30 июльдә, казанлыларны «Агачта стикер-арт: рәсем ясыйбыз, эпоксид сумаласына салабыз» мастер-классына чакыралар. Сәнгать мастер-классын рәссам Gabber_art үткәрәчәк. Башлана 18:00 сәгатьтә.
Теләге булган һәр кеше катнаша ала. Моның өчен
сылтама буенча күчәргә, активлыкны сайларга һәм теркәлергә кирәк. Шуннан соң телефонга парк идарәчесеннән раслау турында хәбәр килергә тиеш.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 27 июльдә ТР Милли китапханәсенең конференц-залында иҗади продюсерлыкка багышланган лекцияләр
узачак . Чара «Реактор» Арт-резиденциясе тарафыннан оештырылган һәм тыңлаучыларның киң даирәсенә кызыклы булачак.