В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр өчен паркур буенча дәресләр дә үткәреләчәк
Фото: Денис Гордийко
11:00 сәгатьтә стрит-зонада ТР Самокат спорты федерациясе самокат буенча мастер-класс оештыра. Катнашучыларны төп элементларга өйрәтәчәкләр, алар арасында шулай ук самокат уйнатылачак. Үзең белән транспорт чарасы һәм шлем алырга кирәк булачак, чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
14:00 сәгатьтә паркур зонасында алты яшьтән өлкәнрәк балалар киртәләрне тиз арада узу буенча мастер-класста катнаша ала. Дәресне «УРАМ» экстрим-паркы тренеры Никита Игнатьев үткәрә, теркәлү сылтама буенча ачык.
15:00 сәгатьтә скейтбординг буенча тренер Артем Кузнецов теләге булганнарны скейтта йөрергә өйрәтәчәк. Дәресләр өсте ябулы стрит ягындагы мәйданчыкта узачак. Теркәлү сылтама буенча. Ә 16:00 сәгатьтә биредә ВМХ-фристайл буенча ТР җыелма командасы әгъзасы Николай Якимовтан мастер-класс оештыру планлаштырыла. Үзең белән велосипед һәм шлем алырга кирәк булачак. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
«УРАМ» экстрим-паркында хәбәр итүләренчә, мастер-классларда катнашу өчен тутырылган расписка алып килү зарур. Үрнәкне оешманың рәсми сайтыннан йөкләтеп алырга мөмкин.