Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Теләге булган һәркем чарага кушыла ала – инвентарьны урында бирәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
«Дубрава» экопаркында өмә узачак

Фото: Денис Гордийко

25 нче майда Казанның «Дубрава» экопаркында өмә узачак. Җәмәгать киңлеген җыештыру турында тәкъдим халыктан кергән, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе үз чиратында әлеге инициативаны хуплаган.

Акциягә теләгән һәркем кушыла ала, инвентарьны урында бирәчәкләр. Өмә 9:00 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – экопаркның керү төркеме.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, «Дубрава» – шәһәр халкының яраткан урыны. Өмәдә шулай ук районнар администрациясе хезмәткәрләре дә катнашачак.

Элегрәк «Савиново» паркында «Чиста уеннар» акциясе узган иде. Чара кысаларында 40 тан артык команда 3,4 мең килограмм чүп-чар җыйды, шул исәптән 77 капчык пластик һәм 78 капчык пыяла. Калдыклар «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясенә тапшырылды.

2024-05-24T13:08:12+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.