ТР башкаласында 22 нче гыйнварда менталь яктан тайпылышлары булган атлетлар арасында ярышлар башланачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Бердәм уеннар» 2 меңнән артык атлет һәм команда вәкилләрен берләштерәчәк. Катнашучылар 18 спорт төрендә күнекмәләр күрсәтәчәкләр, шул исәптән бадминтон һәм юнифайд-бадминтон, баскетбол, карйөргечләрдә йөгерү, тау чаңгысы, сноуборд, дзюдо, җиңел атлетика, чаңгы ярышлары, өстәл теннисы һ.б. буенча. Җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча ярышлар беренче тапкыр бер турнир кысаларында узачак.
ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу Россия Махсус Олимпиадасы тарихында иң масштаблы ярышлар булачак. «Бердәм уеннар» менталь яктан бозылган кешеләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм социальләштерү максатыннан уздырыла.
Кичә республика оештыру комитеты утырышында ярышларга әзерлек барышы һәм аны уздыру форматы турында фикер алыштылар. «Безгә Россия төбәкләре һәм Беларусь Республикасы вәкилләре килә. Чараны уздыруда катнашкан барлык структуралар оештыру югары дәрәҗәдә булсын өчен күп көч куячак», – дип ассызыклады ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Исегезгә төшерәбез, ярышларда катнашучылар Универсиада Авылында һәм «Свияжские холмы» курортында урнашачак. «Бердәм уеннар»ны оештыруда һәм үткәрүдә 800 дән артык волонтер ярдәм итәчәк.