Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2021, 12:43

Казанның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә бер ел эчендә 460 мең кеше мөрәҗәгать иткән

Мэр карары буенча хәзер хезмәтне техник яктан яңадан җиһазландыру уздырыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанның Гражданнарны яклау идарәсе каршындагы Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә бу елда 460 мең кеше мөрәҗәгать иткән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга диярлек күбрәк, дип хәбәр итте бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов. Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының оператив хезмәтләренең уңышларын билгеләп үтте.

«Куркынычсызлык – шәһәр иминлеге билгеләренең берсе, һәм безнең оператив хезмәтләр, коткаручылар югары дәрәҗәдәге профессионализмны күрсәтә. Без аларга ярдәм итәргә тырышабыз, аларны техник яктан тәэмин итү белән шөгыльләнәбез. Алга таба да моны эшләүне дәвам итәчәкбез», – дип билгеләде Илсур Метшин.

Быел Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтендә тулысынча техник яктан яңадан җиһазландыру башланды. Фердинант Тимурханов хәбәр иткәнчә, хәзер халыктан хәбәрләр кабул итү һәм эшкәртү буенча яңа система урнаштырыла, 20 автоматлаштырылган эш урыны алыштырыла. «2022 ел башында кабельле системаны алыштыру, видеостеналар һәм радиоҗиһазлар урнаштыру планлаштырыла», – дип сөйләде ул.

Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы сүзләренчә, системаны яңарту Үзәккә үз функцияләрен башкаруның сыйфатын арттырырга, ә Шалтыратуларны эшкәртү үзәгенә халыктан килгән һәлакәтләр турында хәбәрләрне кабул итүне тәэмин итәргә, шулай ук ТКХ мәсьәләләре буенча гаризалар биргәндә һәм мәгълүматны идарәче компанияләргә җиткергәндә чиратларны бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтендә «Тедофон» мультимодуль домофон системасының һәм «Новолет» аппарат-программа комплексының сынау вариантлары урнаштырылган. «Тедофон» системасы халыкка гадәттән тыш хәл турында мәгълүмат бирергә һәм күпкатлы йортның барлык фатирлары белән адреслы элемтәгә керергә, ә «Новолет» комплексы – мәктәпләр һәм балалар бакчалары территорияләрендәге вакыйгалар һәм гадәттән тыш хәлләр турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Фердинант Тимурханов сүзләренчә, бу системалар шәһәрдә куркынычсызлыкны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.12.2021
Видеорепортаж
27.12.2021 12:19
Казанның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә бер ел эчендә 460 мең кеше мөрәҗәгать иткән
Барлык яңалыклар