Дару төймәләрен, капсулаларны һәм порошокларны эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр тапшырырга мөмкин
Фото: Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь). Казанда куллану вакыты чыккан һәм кирәкмәгән медикаментлар җыю пунктлары барлыкка килде. Аларны «Куркынычсыз дарулар» проекты кысаларында урнаштырдылар.
Дару төймәләрен, капсулаларны, порошокларны, дражеларны һәм гранулаларны эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр калдырырга мөмкин. Контейнерлар Казанның түбәндәге район администрацияләре биналарында урнаштырылган: Шуртыгин урамы, 1; Ипподром урамы, 14. Якын арада савытлар шәһәрнең Совет районында тагын ике мәйданчыкта барлыкка киләчәк.
Даруларны дөрес утильләштерү өчен җыялар.
Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Казанда тузган шиннарны җыю пунктлары урнаштырылды. Контейнерлар алты адрес буенча барлыкка килде: Авангард урамы, 88а; Адоратский урамы, 76б; Академик Лаврентьев урамы, 10а; Магистраль урамы, 77 (корп.5); Техник урамы, 118; Ф.Әмирхан урамы, 101.