В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ветеринария бригадасы торак массивларга 2 нче һәм 3 нче сентябрьдә киләчәк
Фото: Денис Гордийко
Дәүләт ветеринария клиникасы хезмәткәрләре 2 нче сентябрьдә Залесный поселогында 2 нче Яңа Осиново урамы буенча, «Бәхетле» кибете артында дежур торачак.
Займище поселогында вакцинацияне 3 нче сентябрьдә оештыралар. Ветеринария пункты Бирюзовый тыкрыгы, 5 адресы буенча эшләячәк.
Йорт хайваннарына котыру авыруына каршы прививкалар 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр ясалачак, вакцинация бушлай. Барлык сораулар буенча клиникага +7(843)555-02-08 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте.