Чараны оештыручылар белән Р.Миңнеханов, И.Метшин, Л.Фазлыева, В.Леонов очрашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Red Square Chapter Russia мотоклубы директоры Сергей Писаренко белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
Катнашучылар Казанда Harley Owners Group (H.O.G.) клубы эгидасы астында чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан башкаласында H.O.G. Rally Kazan бәйрәмен уздыру планлаштырылган, Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланачак.
Harley Owners Group – Harley-Davidson бренды эгидасы астында рәсми рәвештә барлыкка китерелгән мотоклуб. Төрле елларда Россия шәһәрләрендә – Воронеж, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Краснодар, Уфа, Иркутск, Самара һәм башка шәһәрләрдә – клуб эгидасы астында зур чаралар узды. Россиядә, Белоруссиядә һәм Казахстанда клубның 20 бүлеге бар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.