Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.03.2020, 11:54

В.И.Ленин музей-йортында «Швейцария сәгатьләре» күргәзмәсе ачыла

Барлык пейзажлар да киндердә һәм катыргыда майлы буяу белән башкарылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). 11-нче март көнне В.И.Ленин музей-йортында рәссам Альберт Галимовның «Швейцария сәгатьләре» дип аталган күргәзмәсен тәкъдим итәләр.

Альберт Гранит улы Галимов яшь вакытыннан сынлы сәнгать белән мавыга, сәнгать студиясендә укый, 1-нче сәнгать мәктәбен тәмамлый. Рәсем сәнгате аның икенче һөнәренә әверелә. 2002 елдан башлап Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы була, «Хәзинә» милли галереясында, ТР Сынлы сәнгать музеенда, И.Зарипов, Б.Мәҗитов галереяләрендә, А.М.Горький, Ф.И.Шаляпин музеенда дистәдән артык шәхси күргәзмә үткәрә.

Күргәзмәнең исеме – «Швейцария сәгатьләре» –очраклы гына сайланмаган. Альберт Галимов 2017-2019 елларда Швейцария, Сен-Сюльписта – Лозанна янындагы шәһәрләрдә үзе язган картиналарны тамашачылар игътибарына тәкъдим итә. Барлык пейзажлар да киндердә һәм катыргыда майлы буяу белән башкарылган. Зур булмаган эшләр теманың җыйнаклыгы белән аерылып тора, автор тәэсирләренең ачыклыгын, аның кәефенең нечкәлекләрен тапшыра, рәссам игътибар иткән бик күп детальләрне ача.

Экспозиция 11-нче мартта 16.00 сәгатьтә ачыла. Күргәзмә 11-нче апрельгә кадәр музейдагы «Сәнгать оптимизмы проекты» кысаларында эшләячәк. Шәхси күргәзмәләр, автор концертлары һәм тематик кичәләр үткәрү планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар