Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2023, 13:15

Дубравная урамындагы 43 нче йортта түбә яңартылачак һәм һава торышына карап көйли торган төеннәр урнаштырылачак

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр яшәгән йорттагы эш барышын Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров тикшереп кайтты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март, Татьяна Марюхова). Казанның Идел буе районында Дубравная урамындагы 43 нче йортта ремонт башланды, аның бер корпусында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр – «Восхождение» коляскалы инвалидлар үзәгенең реабилитантлары яши. Капиталь ремонт программасы буенча бинаның түбәсе яңартылачак һәм һава торышына карап көйли торган төеннәр урнаштырылачак, бу максатларга 21 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Эш барышын Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бәяләп кайтты.

Бүгенге көндә эшләр 50% ка диярлек башкарылган. Объектта ике сменада 10 кеше эшли. Рөстәм Гафаров йортның подъездларын карап чыкты һәм эшләр алып барыла торган чормага менде. Ул эшне вакытында тәмамларга һәм идарәче компаниянең халык белән үзара эшчәнлеген контрольдә тотарга, аларның мөрәҗәгатьләренә оператив рәвештә җавап бирергә кушты.

2006 елда төзелгән 4,5 мең кв.м мәйданлы дүрт катлы йортта 117 кеше яши. Моңа кадәр бинада агымдагы ремонт үткәрелгән: үзәк җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү системасын алмаштырганнар, шулай ук пандуслар урнаштырылган. Узган ел ишегалды төзекләндерелгән. Хәзер бөтен торак мәйданы өстендәге түбәгә капиталь ремонт ясала.

Подрядчы оешма – «Строймир» ҖЧҖ директоры Инсаф Кадыйров сөйләвенчә, йортның яңа түбәсе фальц тибында булачак.

Инсаф Кадыйров хәбәр иткәнчә, йортта шулай ук һава торышына карап көйли торган төеннәр урнаштырылачак, ул урамдагы һава торышына бәйле рәвештә бина эчендә температура режимын автомат рәвештә көйләргә мөмкинлек бирәчәк.

Йортта ремонт эшләрен 1 нче июльгә тәмамлау планлаштырыла.

Күчмә киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин, «Техник күзәтчелек хезмәте» МУП директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Калимов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда капиталь ремонт программасы буенча эшләр 223 күп фатирлы йортта узачак. Аларның гомуми бәясе 2,5 млрд сум дип бәяләнә. Моннан тыш, республика бюджетыннан финанслау ярдәмендә капиталь ремонт Чекистлар йортында һәм мәдәни мирас объектлары булган «Миру – мир» йортында үткәреләчәк. Бүгенге көндә шәһәрнең торак фондының 66,5% яңартылган.

Фоторепортаж
Рөстәм Гафаров Дубравная урамындагы 43 нче йортта ремонт барышын тикшерде
Видеорепортаж
31.03.2023 13:11
Рөстәм Гафаров Дубравная урамындагы 43 нче йортта ремонт барышын тикшерде
Барлык яңалыклар